Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры Мәскәүдә һәм Самарада "Беренче мәхәббәт" спектаклен күрсәтәчәк
Спектакль Илһам Гали пьесасы буенча куелган.
(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Ноябрь аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәүгә һәм Самарага гастрольләре көтелә. Тамашачыларга Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Беренче мәхәббәт” комедиясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
12 ноябрьдә әлеге спектакльне Мәскәүнең Мюзик-холл сәхнәсендә тамаша кылырга мөмкин булачак. 18 ноябрьдә “Беренче мәхәббәт” Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда күрсәтелә. Спектакльләр 19.00дә башлана.
Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылыкның сурәтләнүе “Беренче мәхәббәт” спектаклен уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде. Тылсымлы комедиядә Татарстанның халык артисты Җәмилә Асфәндьярова, Татарстанның атказанган артистлары Миләүшә Нәҗмиева, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, шулай ук Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Артем Пискунов катнаша. Режиссеры Рәшит Заһидуллин. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 24 маенда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз