news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры мәктәп укучыларына карарга киңәш ителмәгән спектакль чыгарды

«Шах… мат!» монопьесасы Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры яшь чикләүләре 18+ булган детектив моноспектакль чыгарды.

Премьерага кадәр күрсәтелгән спектакльнең беренче тамашачылары Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков үзе һәм журналистлар иде.

Спектакльнең яшь чикләүләре 18+ дип куелуын оештыручылар мәктәп балаларын әлеге тамашадан чикләү өчен дип аңлаттылар. Спектакльдә тарту күренешләре һәм әдәби тел нормаларына сыймаган бер сүз бар.

«Шах… мат!» монопьесасы Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган. Авторы — Ләйлә Сәләхетдинова. Текстны татарчага Инсаф Абдулла тәрҗемә иткән. Режиссер — Марсель Мәхмүтов.

Хакыйкатькә инанган прокурор гаделлеккә ирешү хакына, үтерүчене табу өчен, гадел тоелмаган юлга да бара. Әмма ул үтерүчене гаебен таныр хәлгә җиткерә ала.

Рөстәм Гайзуллин 80 минут дәвамында тамашачы игътибарын үзендә тотып тора ала.

Спектакльнең премьерасы бүген булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100