news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Әлмәттә өч спектакль күрсәтәчәк

22-24 мартта Әлмәттә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре узачак.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). 22-24 март көннәрендә Әлмәттә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре узачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тинчуринлылар тамашачыларга "Кияүләр", "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" музыкаль комедияләрен, "Ефәк баулы былбыл кош" мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльләр Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтелә.

22 мартта әлмәтлеләр Хәй Вахит әсәре буенча куелган "Кияүләр" музыкаль комедиясен карый алачак. "Кияүләр" музыкаль комедиясенең премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

23 мартта узган сезон премьерасы – күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" музыкаль комедиясе күрсәтелә. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштергән.

24 мартта тамашачыларга шулай ук узган сезон премьерасы — күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Ефәк баулы былбыл кош" мелодрамасы тәкъдим ителәчәк. Спектакль Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Режиссеры – Рәшид Заһидуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100