news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры өлкәннәр өчен беренче фэнтези - «Карурман» спектаклен тәкъдим итә

Спектакльнең премьерасы 12 һәм 13 мартта булачак.

Тинчурин театры өлкәннәр өчен беренче фэнтези - «Карурман» спектаклен тәкъдим итә
Пресс-служба театра "Тинчурина"

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 12 һәм 13 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова пьесасы буенча куелган «Карурман» спектакленең премьерасы була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Карурман» — өлкәннәр өчен беренче фэнтези-спектаклье. Режиссер-куючы — Резедә Гарипова; рәссам — Илшат Вилданов; композитор — Juna төркеме; вокал — Зәринә Вилданова; дирижер — Ильяс Камал; инструменталь ансамбль җитәкчесе — Евгения Глухова; сәхнәдә сугышу мизгелләрен Артем Куртымов куйган.

Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты  Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов; Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Нәүмәтова һәм башкалар катнаша.

«Карурман» пьесасы тамашачыны кечкенәдән үк билгеле булган геройларны һәм мифларны яңача «укырга», заманча лироэпика һәм фэнтези жанрына куелган вакыйгаларны башка яктан күрергә чакыра.

Премьера 18.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100