news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры коллективы ял көнен ял итеп уздырды

Артистларның табигатькә чыгып ял итүләре Театр елы ачылу уңаеннан оештырылган иде.

Тинчурин театры коллективы ял көнен ял итеп уздырды
Рамиль Гали

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры коллективы бүген үзенең рәсми ялын чаңгы–чанада шуып уздырды. “Татар-информ” хәбәрчеләре драма артистларының “Кояшлы” базасында ял итүләрен тамаша кылды.

Театр җитәкчелеге әйтүенчә, бу ял Театр елы ачылуга багышланган. Шулай ук, артистларның 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, ял итүе дә иде.

Артистлар чаңгыда йөрделәр, тимераякта шудылар. Театрның реклама бүлеге артистлар һәм театр хезмәткәрләре өчен төрле уеннар оештырган иде. Тамак ялгау өчен шашлыклар әзерләнде, коймак пешерделәр.

Тинчурин театрының легендасы Исламия Мәхмүтова мондый ялларның артистларга кирәк булуын әйтә, театр коллективының бик актив булуын мактый. Исламия Мәхмүтова хәзер инде чаңгыга, тимераякка басмаса да, башкалар уеннарда катнашканда, хөкемдар ролен үтәде.

“Сәламәт яшәү рәвеше алып бару балачактан канга сеңгән. Тимераякта каты ук шумасак та, йомшак кына шугалыйбыз. Егылабыз да, куркыта да, тырышырга кирәк. Шушы саф һавага чыгулар позитив һәм яшәү дәрте бирә”, - ди театр артисты Резеда Төхфәтуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100