news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры коллективы Штабта Мәскәү татарлары белән очрашты

Очрашуда тел, милләт һәм татар халык мәдәнияте мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Тинчурин театры коллективы Штабта Мәскәү татарлары белән очрашты
instagram.com

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы гастрольләр кысаларында Штабта Мәскәү татарлары белән очрашты. Бу турыда Штаб “Инстаграм” социаль челтәрендә хәбәр итә.

Очрашуда тел, милләт һәм татар халык мәдәнияте мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Директор Фәнис Мөсәгыйтов театр яңалыклары һәм планнары белән уртаклашты.

Мәскәү "Татар Штабы" аксакалы Әхмәт Галимов театр коллективын татар халкының бүгенге проблемалары турында спектакльләр куярга өндәде.

Профессор, Татар аксакаллары шурасы әгъзасы Наил Гәрәев биюче Рудольф Нуриевның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәрде.

Аннары “Мәскәү татарлары штабы” активистлары Тинчурин театры спектаклен карады.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү гастрольләре Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Гашыйклар тавы” спектакле белән ачылды. Гастрольләр Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” спектакле белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100