news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры коллективы Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлады

Тинчурин театры Минтимер Шәймиевне котлап видео яздырган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне, видеоролик әзерләп, 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Бу хакта К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тинчуриннар видеокотлауда Минтимер Шәймиевкә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек теләп, татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә. Шулай ук Тинчурин театрының яңа премьераларына көтеп кала, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot