news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектының өченче сериясен чыгарды

Бу чыгарылышта яшьләр «Мәхәббәт баскычы» спектакленә килә.

Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектының өченче сериясен чыгарды

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектының өченче сериясен чыгарды.

«Яңа чыгарылыш белән Тинчурин театрының YouTube-каналында танышып була», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Бу чыгарылышта яшьләр «Мәхәббәт баскычы» спектакленә беренче «свидание»гә килә. Очрашу ничек уза? Яшьләр арасында мәхәббәт очкыны кабынып өлгерәме? Җавап шушы чыгарылышта, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot