Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектында парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итәчәк
Проект берничә этаптан торачак.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 18 гыйнварда Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200нче тапкыр уйналачак. Шул уңайдан тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде. «Кавышабызмы?» проектының төп максаты — парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.
Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проект берничә этаптан торачак. Беренчесендә — катнашырга теләүчеләргә үзләре турында анкета тутырырга кирәк. Анкетаны Тинчурин театрының социаль челтәрләрендә табып була. Шулай ук театрның холлында да махсус тартма куелган. Анкеталар 14 гыйнварга кадәр кабул ителә.
Икенче этапта әлеге анкеталардан өч пар сайланып алыначак һәм шушы парларны 18 гыйнвар «Мәхәббәт баскычы» спектаклендә очраштырачаклар.
Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февраль — Гашыйклар көненә кадәр «Кавышабызмы?» реалити-шоуында күзәтеп булачак. Шоуның алып баручылары — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова. Шоу театрның YouTube каналында урнаштыралачак.
Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк — ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз