news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Кама Аланы атом станциясенә бәйле документаль спектакль әзерли

Кәрим Тинчурин театры быел тамашачы хозурына ике зур проект чыгарачак.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Тинчурин театры Кама Аланында атом электр станциясе төзелеше белән бәйле документаль спектакль чыгарырга әзерләнә.

«Шартлы рәвештә „Җимерелгән хыяллар“ дип аталган бу спектакльнең иҗат төркеме май аенда Кама Аланына барачак һәм бер атна дәвамында анда яшәүчеләр белән аралашачак», — дип яза театрның матбугат хезмәте.

Бу — Кәрим Тинчурин театры быел тамашачы хозурына чыгарачак ике зур проектның берсе.

Тагын бер проект — Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның биографиясен, эчкерсез иҗатын үз эченә алган шигъри-музыкаль спектакль. Спектакль күренекле әдипнең тууына 75 ел тулуга багышлана.

Әлеге ике проектның да режиссеры — Туфан Имаметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100