news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Ижевск шәһәренә “Кияүләр” спектаклен алып бара

Тинчурин театры соңгы тапкыр Ижевскига гастрольләр белән 2016 елның көзендә барган иде.

Тинчурин театры Ижевск шәһәренә “Кияүләр” спектаклен алып бара
http://mincult.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 6 мартта Ижевск шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният йортында Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кияүләр” музыкаль комедиясенең премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

“Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли”, - диелә спектакльнең аннотациясендә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Тинчурин театры соңгы тапкыр Ижевскига гастрольләр белән 2016 елның көзендә барган иде. Ул чакта театр тамашачыларга “Мәхәббәт чишмәсе” һәм “Күрәсем килгән иде” мелодрамаларын тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100