Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры Исламия Мәхмүтова куйган спектакльнең 10 еллыгын билгеләп үтә
«Күрәсем килгән иде…» драмасын Исламия Мәхмүтова (1943-2019) үзе язып, моннан 10 ел элек премьерасын чыгарган иде.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 27 гыйнвар көнне Тинчурин театрына «Күрәсем килгән иде…» спектаклен карарга килүчеләрнең театр легендасы булган Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга багышланган «Мәхәббәт чишмәсе» китабына ия булу мөмкинлеге бар.
«Күрәсем килгән иде…» драмасын Исламия Мәхмүтова (1943-2019) үзе язып, моннан 10 ел элек премьерасын чыгарган. Бу көнне театр шушы датаны билгеләп үтә — Тинчурин театры музеенда спектакль алдыннан Исламия Мәхмүтова искә алыначак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Тамашачыларга Исламия Мәхмүтовага багышланган видеоязма күрсәтеләчәк, викторина уйнатылачак. Викторинада җиңүчеләргә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга багышланган «Мәхәббәт чишмәсе» китабы бүләк ителәчәк.
«Хәзер дә репертуарда булган „Күрәсем килгән иде“ дигән спектакль ирем Хәлил Мәхмүтовның туган авылында булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Туфан Миңнуллин шушы спектакльне карагач, тәки язарга өйрәнде Исламия, дигән иде. Мин аның бу сүзләрен мактау дип кабул иттем», — дип сөйләгән заманында Исламия Мәхмүтова журналистларга.
«Күрәсем килгән иде…» спектаклендә балалары булмаган гаиләнең ятим баланы уллыкка алу тарихы күрсәтелә. Бала йортка бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә һәм чын әти—әнисен күрү теләге белән яна башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз