news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры гастрольләр белән Пенза өлкәсенә юл тота

Труппа драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллыгын аның ватанында билгеләп үтәргә җыена.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). 15 сентябрьдә драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләр белән драматургның ватанына - Пенза өлкәсенә юл ала.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тинчуринлылар тамашачыларга Кәрим Тинчурин пьесасы буенча “Назлы кияү” музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Спектакль 8 сентябрьдә Пензада, 9 сентябрьдә – Каменск районы Кобылкино авылында, 10 сентябрьдә – Сосновоборск районы Индерка авылында үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100