news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Гүзәл Яхина әсәрләренең берсен сәхнәләштерергә җыена

Казан язучысы Гүзәл Яхинаның хәзерге вакытта ике зур күләмле әсәре бар.

Тинчурин театры Гүзәл Яхина әсәрләренең берсен сәхнәләштерергә җыена
архив/Султан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры Гүзәл Яхина әсәрләренең берсен сәхнәләштерергә җыена. «Татар-информ»га бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу мәгълүматны кире какмады: “Андый идея бар. Әмма әлегә барысы да сүздә генә, бернәрсә дә хәл ителмәгән. Гүзәл Яхинаның Казанга кайтуын көтәбез”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Гүзәл Яхинаның хәзерге вакытта ике зур күләмле әсәре бар. Берсе – “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Россия 1” каналы заказы буенча “Русское” кинокомпаниясе сериал төшерә, Гафури театрында Айрат Абушахманов куйган спектакль алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә тәкъдим ителде, Эдуард Шахов Новосибирскиның “Старый дом” театрында шушы роман буенча спектакль куя.

Заманында Әлмәт театрында да бу әсәр буенча спектакль кую мөмкинлеге каралган иде. Әмма режиссер Искәндәр Сакаев бу идеясеннән баш тартты.

Гүзәл Яхинаның икенче романы 2018 елда басылып чыкты. Идел буе немецлары тормышыннан язылган роман “Дети мои” дип атала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100