Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры “Чулпан” мелодрамасының премьерасын тәкъдим итә
Иртәме, соңмы беренче мәхәббәт безнең һәммәбезгә дә килә. Күпләр өчен ул алдагы мөнәсәбәтләрнең асылына әйләнә, ә кемнәрдер өчен упкынга әверелә...
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). 22, 23 июнь көнне 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Чулпан” мелодрамасының премьерасын тәкъдим итә. Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган әлеге әсәр, шул рәвешле, профессиональ татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә генә уйнала. «Чулпан» пьесасы тамашачыларны узган гасырның 60 нчы еллары мохитенә чумдыра, ул елларны дөрес һәм ихлас итеп чагылдыра. Спектакльдә Фәнис Яруллин шигырьләре дә яңгырый, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.
Спектакльнең режиссеры, музыка авторы - Резеда Гарипова, рәссамы- Наталья Пачкова, хормейстеры - Алия Хәмзина, инструменталь ансамбль җитәкчесе - Ксения Мөхәммәтҗанова, музыкантлар: контрабас - Рәмис Дәүләтшин, фортепиано - Гөлсинә Яхина, гитара - Дмитрий Маланчук.
Рольләрдә ТРның халык артисты- Резедә Төхфәтуллина, ТРның атказанган артистлары - Миләүшә Нәҗмиева, Гөлназ Нәүмәтова һәм артистлар - Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Юлия Выборнова катнаша.
Шунысы да мәгълүм: киң катлау укучыга һәм тамашачыга үзенең «Әни килде», «Зөбәйдә - адәм баласы», «Профессор кияве» әсәрләре аша яхшы таныш драматург Шәриф Хөсәенов өчен «Чулпан» зур әһәмияткә ия булган. Аның 1956 елда сөйгәненә язган хатында: «…Менә үземнең соңгы эшем – бичара «Чулпан»ымны да сиңа багышладым. Аһ, минем аны сиңа шундый укыйсым килә!..» – дигән юллар бар.
Иртәме, соңмы, беренче мәхәббәт безнең һәммәбезгә дә килә. Күпләр өчен ул алдагы мөнәсәбәтләрнең асылына әйләнә, ә кемнәрдер өчен упкынга әверелә... “Чулпан” мелодрамасын тамаша кылганнар моңа инанмый калмас кебек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз