news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры чакырылган режиссер сәхнәләштергән беренче спектаклен чыгарды

Спектакльнең музыкаль бизәлеше Мубай җырларыннан төзелгән.

Тинчурин театры чакырылган режиссер сәхнәләштергән беренче спектаклен чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры чакырылган режиссерлар тарафыннан куелган беренче спектаклен чыгарды. Кичә театрда “Хыялый” лирик комедиясенең премьерасы булды.

Башкорт язучысы Салават Әбүзаровның “Хыялый” комедиясе 2010 елдан бирле Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә уңышлы бара. Ул Чаллы театры репертуарына да кергән. Театр аны Татарстанның халык артисткасы Гөлүсә Гайнетдинованың юбилее өчен махсус әзерләгән иде.

Тинчурин театры да тамашачы йөри торган әлеге игелек комедияне үз репертуарына кертергә карар иткән. Спектакльне татар сәхнәсенә режиссер Илшат Мөхетдинов чыгарды. Рәссам – Илшат Сәяхов.

Авылга килгән яшь докторны хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчыкка йортка кертәләр. Йолдызның алар тормышына килеп керүе картларның тормышына үзгәреш кертә. Хыялый карт үз куллары белән самолет ясый һәм күккә оча.

Гыйззәт карт белән Шәрифә карчык рольләрендә күренекле драма артистлары Ләлә Миңнуллина белән Зөфәр Харисов. Йолдыз белән аңа гашыйк Сәлим ролендә – яшь артистлар Гүзәл Галиуллина белән Айдар Фәтхрахманов.

Спектакльнең музыкаль бизәлеше Мубай җырларыннан төзелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100