news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры бинасына давыл зыян китергән

Театр бер атнага ябыла, алынган билетлар гамәлдә кала.

Тинчурин театры бинасына давыл зыян китергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 май, “Татар-информ”).  Бүген Казанда булып узган көчле давыл нәтиҗәсендә Тинчурин театры сәхнәсе түбәсенең бер өлешенә зыян килде. Шунлыктан афишага үзгәрешләр кертелә, - дип хәбәр итте агентлыкка театр матбугат сәркатибе Ләйсән Якупова.

"Бүгенгә билгеләнгән «Гомер буе сине көтәм» спектакле 14 июньгә күчерелә. Моннан тыш, 31 май, 3, 4 июнь көннәренә билгеләнгән спектакльләр дә башка көннәргә күчерелә. Спектакльләрнең кайсы көнне күрсәтеләсе соңрак хәбәр ителәчәк. Алдан сатып алынган билетлар гамәлдә кала. Спектакльләрне башка көнне карау мөмкинлеге булмаган тамашачыларыбыз билетларны кире кассага кайтара ала", - ди Ләйсән Якупова.

news_right_1
news_right_2
news_bot