Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры беренче тапкыр Зөлфәт Хәким әсәрен сәхнәләштерде
Драматург «Һәлакәткә бер адым» пьесасының жанрын «булган хәл» дип билгеләгән.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры яңа сезонда өченче премьерасын чыгарды. Кичә һәм бүген театрда премьера — Зөлфәт Хәкимнең яңа пьесасы буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакле.
Спектакльнең режиссеры — Лилия Әхмәтова. Рәссам — Сергей Скоморохов. Композитор — Риф Әхмәтов. Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов.
Зөлфәт Хәким «Һәлакәткә бер адым» пьесасының жанрын «булган хәл» дип билгеләгән. Бу аның Тинчурин театрында куелган беренче эше. «Мин аны „Яңа татар пьесасы“ конкурсына биргән идем. Монда куела башлагач, кермәгән», — ди автор. Конкурста драматургның ике әсәре катнашты.
«Лилия Әхмәтова минем дүртенче әсәремне куя. Без аның белән уртак тел табабыз. Пьесаны ул бик ошатты. Труппа да әсәрне ошатып кабул итте. Шуңа күрә зур өметләр баглыйм. Иң мөһиме — тамашачыга ошасын! Тормышчан әсәр килеп чыкты дип уйлыйм. Аллага тапшырдык!» — диде Зөлфәт Хәким спектакль алдыннан.
Спектакльнең төп герое Мисхәт юл фаҗигасе булган урыннан бер сумка акча табып өенә алып керә. Әмма аны акча хуҗалары һәм аның акча алуын күргән күршесе генә түгел, намусы да борчый.
Тамаша залында Камал һәм Тинчурин театры артистлары, язучылар, театр белгечләре бар иде.
Галерея: Премьера спектакля В шаге от бездны
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз