news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры август аенда бәйрәм уңаеннан 11 спектаклен тәкъдим итә

Спектакльләр 19-29 август көннәрендә күрсәтелә.

Тинчурин театры август аенда бәйрәм уңаеннан 11 спектаклен тәкъдим итә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Тинчурин театры август аенда традицион бәйрәм спектакльләрен тәкъдим итә.

«19-29 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, Тинчурин театры казанлыларга һәм башкала кунакларына 11 спектакль күрсәтә», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Август репертуарында Илгиз Зәйниевнең «Полиционер», Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү», Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча», Туфан Минуллинның «Алай түгел, болай ул», Шамил Фәрхетдиновның «Эх алмагачлары», Хәй Вахитның «Кияүләр» һәм башка спектакльләр бар.

Спектакльләр атна дәвамында 18.30 сәгатьтә, ял көннәрендә 17.00 сәгатьтә башлана. Барлык спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә ителә.



news_right_1
news_right_2
news_bot