news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры артисты Гүзәл Гарәпшина юбилеена бенефис-спектакль була

Актрисаның сәхнәдә тудырган һәрбер образы үзенең ышандырырлык итеп уйный алуы, эчкерсезлеге, психологик яктан дөрес ачып бирелүе белән истә кала

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). 20 апрельдә кичке 7 нче яртыда Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина юбилее уңаеннан, Х.Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” бенефис-спектакле була. Бибиҗамал ролен юбиляр үзе башкарачак.

Юбилей кичәсендә артистны дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре котларга җыена, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.

Белешмә өчен. Гүзәл Гарәпшина 1966 елның 6 мартында Татарстанның Актаныш районы Яңа Җиаш авылында дөньяга килгән. 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлап, шул елны Кәрим Тинчурин театрына эшкә чакырыла ул.

Театрда эшләүнең беренче көннәреннән үк кыз үзен талантлы, көчле актриса буларак таныта. Биредә 30 елдан артык хезмәт итеп, ул репертуарга алынган татар, рус һәм дөнья классикасы буенча куелган спектакльләрдә дистәдән артык төрле пландагы рольләр башкара.

Г.М.Гарәпшина гаҗәеп табигый талантка ия актриса. Аның иҗат биографиясен бизәүче Зөбәрҗәт (Д.Салихов “Танышулар-кавышулар”), хезмәтче (Ф.Г.Лорка “Бернарда Альба йорты”), Миңлекәй (М.Кәрим “Айгөл иле”), Бибиҗамал (Х.Вахит “Кияүләр”), Маһруза (Х.Ибраһимов “Төн яна учакта”), Фәрхи (К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”), Җиһан (К.Тинчурин “Назлы кияү”), Аптекачы (Э.М.Ремарк “Без барыбыз да кешеләр”), Халидә (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин “Эх, алмагачлары!”) һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән башка спектакльләр моның ачык мисалы булып тора.

Гүзәл Гарәпшинаның сәхнәдә тудырган һәрбер образы үзенең ышандырырлык итеп уйный алуы, эчкерсезлеге, психологик яктан дөрес ачып бирелүе белән истә кала.

Фотосурәт http://tinchurinteatr.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot