news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры артистлары Урмай авылында спектакль күрсәтте

Спектакль башланыр алдыннан театр артистлары Урмай авылының «Мишәр» фольклор ансамбле һәм тамашачылар белән очрашты.

Тинчурин театры артистлары Урмай авылында спектакль күрсәтте
tatar-congress.org

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Чувашиянең Урмай авылынңа Кәрим Тинчурин театры Салават Әбүзаровның «Хыялый» исемле лирик комедиясен күрсәтте. бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«8 март алдыннан менә дигән бүләк булды, тамашачыга хыялый хисләрен кайтарып бирде. Дөньяның матурлыгын татып, хыялланып яшәргә кирәк икән, чынлыкта бәхет күп вакыт үз яныбызда ук икән, аны күрә белергә генә кирәк икән», диелә хәбәрдә.

Кәрим Тинчурин театры Чувашия татарларының милли — мәдәни мөхтарияте белән бик тыгыз элемтәдә. Һәрвакыт күмәк очрашу чараларын үткәреп тора.

«Урмайлылар борынгы җырларны җырладылар, театр артистлары үзләренең хисләре белән бүлеште. Мәдәният хезмәткәрләре артистларны кайнар корбан ашлары, тәмле-тәмле ризыклар белән каршы алды. Елда үтә торган театр көне Урмайда бик матур үтте. Киләсе елларда тагын шулай очрашырга язсын дип таралыштылар», — дип яза Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100