news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры архив спектакльләрен интернеттан күрсәтә башлый

Театр беренче итеп Кәрим Тинчуринның «Американ» спектаклен урнаштырган.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның Кәрим Тинчурин театры үзенең архив спектакльләрен видеоязмада карарга тәкъдим итә. Бу мәгълүматны театрның матбугат үзәге җиткерде. 

«Бүгеннән башлап, спектакльләрне театрның рәсми Ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Спектакльләр бушлай күрсәтелә. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз», — дип язылган чакыруда.

Театр беренче итеп Кәрим Тинчуринның «Американ» спектаклен интернетка урнаштырган.


Татарстанда коронавирус таралуын кисәтү өчен, 15 апрельгә кадәр планлаштырылган барлык мәдәни чаралар һәм спектакльләр кичектерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100