Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры актерлары студентлар белән «Өч аршын җир» спектакле турында сөйләшә
Артистлар түгәрәк өстәлдә спектакльдән өзекләр күрсәтәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә 13:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә күренекле татар әдибе Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектаклендә катнашучы артистлар белән очрашу уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Чара „Тинчурин театры +“ театраль проекты кысаларында үтә. Әлеге очрашуда Татарстанның атказанган артистлары — Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Ренат Шәмсетдинов һәм Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты — Резедә Сәләхова катнашачак. Ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 241нче аудиториясендә узачак», — дип сөйләде хезмәткәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз