Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры «Ак тәүбә, кара тәүбә» комедиясен һәр егерме ел саен яңарта
Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәгә куя.
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Кичә күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасын күмәк уку оештырылды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Көлкеле ситуацияләргә корылган, юмористик образларны үзәккә куйган әлеге әсәр 1976 елда иҗат ителгән.
«Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасының Тинчурин театрында бу өченче куелышы. Беренче тапкыр әсәрне Күчмә театр чорында ук режиссер Равил Тумашев сәхнәләштергән. 1997 елда әлеге музыкаль комедияне тамашачыларга Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин тәкъдим иткән иде. Бу юлы әсәргә аның шәкерте — Резеда Гарипова алына.
Искәртеп үтик: күптән түгел театр коллективы Аяз Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын әзерләргә керешкән иде. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре бара. Аның режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Әсәр Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә. Премьера 25 ноябрьгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз