news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” комедиясе премьерасын тәкъдим итә

Спектакльнең режиссеры - Резеда Гарипова.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 16 декабрьдә сезонның чираттагы премьерасын – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакль нигезендә күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның иң популяр әсәрләреннән берсе – "Ак тәүбә, кара тәүбә" пьесасы ята. Режиссер Резеда Гарипова куелышында исә әсәр заманча яңгыраш ала. Музыкаль комедиянең “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” дип аталуы да шуның белән аңлатыла. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Резеда Гарипова спектакльнең режиссеры булудан тыш, музыка авторы да. Җыр текстларын Илфак Хафизов иҗат иткән. Спектакльнең рәссамы – Альбина Хөсәенова, хормейстеры – Алия Хәмзина. Музыкаль бизәлеш – Евгения Глухова.

Музыкаль комедиядә Тинчурин театрның сәләтле яшьләре – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша.

Спектакльнең сюжетына килгәндә, ул бик гади. Төп геройлар – дүрт дус егет акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә гыйшыйк уты капса, нишләргә?.. Ләкин, төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы сөенечле: егетләр дуслыкларына тугры кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100