Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин фестивалендә Даргин театрының “Ана йөрәге” спектаклен күрсәттеләр
Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале уза.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестиваленең икенче көне О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театрының “Ана йөрәге” спектакле белән төгәлләнде. Биш баласын сугышта югатлткан Ана - Баху язмышы турындагы әлеге фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Шуңа күрә тамашачы артистларга алкышларын кызганмады, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
Соңрак күренекле театр тәнкыйтьчеләре - РФ Театр әһелләре берлегенең драматик һәм милли театрлар кабинетлары мөдире, Россиянең Театр режиссерлары гильдиясе җаваплы сәркатибе Марина Корчак, театр тәнкыйтьчесе, «Страстной бульвар» театр журналы мөхәррире Елена Глебова, Мәскәү сатира академия театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Нина Карпова, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, татар театры тарихчысы Ильтани Илялова спектакльгә, коллективның эшенә үз бәясен бирде. Алар трагедиянең отышлы һәм уңышсыз якларын билгеләп үтте, үзләренең киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Белешмә өчен. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Раисат Хубецова әсәре буенча куелган “Ана йөрәге” спектакленең премьерасы былтыр апрель аенда булган. Пьесаны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мостафа Ибраһимов сәхнәләштергән.
Спектакльнең төп каһарманы – 5 бала анасы Баху улларын Кавказ халкы гореф-гадәтләре буенча ялгызы тәрбияләп үстергән. Ана кеше аларның һәркайсын өйләндереп, башлы-күзле итү турында хыяллана. Булачак кәләшләрне дә әллә каян эзләп торасы юк: Ира, Җәмилә, Зәринә һәм Әминат күршедә генә яши. Егетләр һәм кызлар буш вакытларын аралашып, анага хуҗалык эшләрендә булышып үткәрә. Аларның дус һәм тату яшәүләренә ялгыз күршеләр Бимболат белән Хәнисәт тә сөенә. Әмма сугыш афәте ананың хыялларына тормышка ашарга ирек бирми.
Осетия драматургы Раисат Хубецова пьесасында сугышның галәми афәте бер гаилә тарихы, бер ана күзлегеннән сурәтләнә. Бөтен әниләр дә бертигез: бала үлеме аларның һәркайсы өчен дөньядагы иң куркыныч фаҗига. Снарядлар шартлап, җиргә кан коелганда өй җылысының сүрелүен, нәсел чылбырының өзелүен күрүдән дә авыррак нәрсә булуы мөмкин түгел, дип шәрехли кичәсе спектакльне Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз