Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин артистлары Казан театрларыннан беренче булып театр сезонын ачты
Тинчурин театры Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып залының яртысына гына билет саткан.
(Казан, 20 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Карантиннан соң беренче булып яңа сезонын Тинчурин театры артистлары ачты. Театр сәхнәсендә "Карурман" спектакленең премьерасы бара.
Тинчурин театры Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып залының яртысына гына билет саткан. Шунлыктан спектакльне 200ләп кенә тамашачы карый ала. Тамашачы театрга температурасын үлчәп кертелә. Антисептиклар куелган, битлек тәкъдим ителә.
Тамашачыны фойеда театр оркестры каршы алды.
"Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың "Карурман" спектакле пандемиягә кадәр ике генә уйналып калды", - диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов тамашачыны театр сезоны ачылуы белән котлап.
Тинчурин театры быел үз сәхнәсен ике тапкыр ачты. Театр үз спектакльләрен ишегалдында төзелгән ачык сәхнәдә уйный башлады. Әлеге сәхнә театр сәхнәсе белән параллель эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз