Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тина Канделаки: Миңнеханов Татарстанның тарихи мирасын космик дәрәҗәгә чыгарды
Телевидение алып баручысы һәм «Газпром-медиа» медиахолдингы генераль директоры урынбасары Тина Канделаки Татарстанда сәяхәт иткәндә республика хакимиятләренең төбәкнең туристик потенциалын арттыру тырышлыгын югары бәяләгән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.
Тина Канделаки «борынгы матур Болгар шәһәрендә» күп халыклар тарихы, болгар, татар һәм рус мәдәнияте берләшә, дигән. Аның фикеренчә, монда «Болгарның тарихи мирасын саклау өчен шактый эшләгән» Петр Беренчегә һәм Екатерина Икенчегә зур хөрмәт белән карыйлар.
Фото: © t.me/tikandelaki/
«Шәһәрдәге искиткеч музейны гомер буе өйрәнергә була. Казу эшләре барышында табылган экспонатлардан тыш, монда Гиннесның рекордлар китабына кергән дөньядагы иң зур басма Коръән дә бар», – дигән алып баручы, объектларны реконструкцияләү «чиксез» дәрәҗәдә башкарылган, дип тә телгә алган.
«Тарихи Зөя һәм Болгарга карагач, Татарстан җитәкчелегенең бу урыннарга күпме көч, акча һәм игътибар бирүен аңлыйсың. Михаил Ломоносов васыятьләренә тәңгәл рәвештә, монда үткәнне хәтерлиләр һәм шуңа күрә киләчәккә омтылалар. Бу кече ватаннарының һәм Россиянең чын патриотлары», – дигән Тина Канделаки.
«Рөстәм Миңнеханов инновацияләр артыннан туган җиренең тарихи мирасын космик дәрәҗәгә чыгарган. Нәкъ менә аның ярдәмендә Татарстан Россия туризмының чын энҗе бөртеге булды, дип ышанам», – дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз