news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Йосыпов “Казан сөлгесе” фестиваленә 70 гариза кабул ителгәнен хәбәр итте

28-30 август көннәрендә “Казан сөлгесе” III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узачак.

Тимур Йосыпов “Казан сөлгесе” фестиваленә 70 гариза кабул ителгәнен хәбәр итте
Солтан Исхаков

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Халыклар дуслыгы йортында 28-30 август көннәрендә “Казан сөлгесе”дип исемләнгән III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узачак. Бүгенге көндә фестивальгә җитмеш гариза кабул ителгән. Бу хакта “Казан сөлгесе” фестиваленең жюри әгъзасы Тимур Йосыпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә әйтте.

“Бүгенге көндә без фестивальне тагын да киңәйтергә уйлыйбыз. Күбрәк катнашучыларны җәлеп итәсебез килә. Бу конкурс безгә дә яңа исемнәрне, артистларны ачарга ярдәм итә. Без “Казан сөлгесе”ндә катнашкан яшь артистларга киләчәктә зур сәхнәгә чыгарга киңәшләребезне, иҗатларын үстерергә юнәлеш бирербез дип уйлыйм.
Җитмештән артык гариза инде килде, алар быел артыр дип планлаштырабыз. Гаризалар 25 августка кадәр кабул ителә. Гаризаларны kazanskoe.polotentse@bk.ru адресына җибәрергә мөмкин”, - дип сөйләде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, инструменталист Тимур Йосыпов. 

  • Конкурсның гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге.
  • Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар һәм олылар катнаша ала. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 7-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәк (зурлар).
  • Фетиваль-конкурсның номинацияләре: халыкчан җырлау (соло), халыкчан җырлау (ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбльләре. Һәр номинациянең катнашучылары ике төрле әсәр башкарачак. Һәр номерның озынлыгы дүрт минуттан да артмаска тиеш. Катнашучыларның тәртибен жюри билгеләячәк.
  • Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.
  • “Казан сөлгесе” фестиваль-конкурсы 30 августта Татарстан Республикасының бәйрәме көнендә җиңүчеләр катнашында зур гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100