news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур хәзрәт Ибраһимов: Махсус операциядәгеләргә хәләл булмаган ризык та рөхсәт ителә

Тимур хәзрәт Ибраһимов: Махсус операциядәгеләргә хәләл булмаган ризык та рөхсәт ителә
Зилә Мөбәрәкшина

Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылы имамы, Әфган сугышында, Чечня сугышында катнашкан һәм хәзер махсус хәрби операция волонтеры Тимур хәзрәт Ибраһимов «ВСЕ СВОИ» телемарафонында махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди киңәшләр биргәнен сөйләде.

«Халык кочаклый, ешрак хәрби зонага килүебезне сорый. Мәсәлән, баштарак халык җылы киемнәргә мохтаҗ булды. Туклану мәсьәләсе җәйгә салынмаган иде. Махсус хәрби операциядә булганда мөселман егетләргә хәләл булмаган ризыкны да ашарга рөхсәт ителә, дидем. Чөнки башка сайлау юлы юк. Таза, сау булырга кирәк бит! Иң мөһиме – «бисмилләһир рахмәнир-рахим» дип әйтеп ашарга», – диде ул.

Хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләген әйтте. «Без сезнең белән бердәм, беркайчан дә сезне ташламабыз. Сез безгә һәрчак таяна аласыз», – диде ул.

«9 майда, мактәпләрдә балалар белән очрашуларда булам. Шуңа күрә мин читтә кала алмадым. Миңа 75 яшь булса да, хәлемнән килгәнчә, үз командам белән берничә тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайттык. Хәрбиләргә су булмаганда салкын шартларда ничек намаз укырга һәм башка нечкәлекләр турында аңлаттым», – диде Тимур хәзрәт Ибраһимов.

Ул хәрбиләрнең рухын күтәреп торырга кирәк икәнен билгеләп үтте. «Аларның барлык сорауларына җавап бирергә тырышабыз. Милләт буенча бүленеш юк, барысы да бердәм. Иң мөһиме – сәламәт булырга кирәк. Рух нык булсын. Мин җаным, тәнем белән егетләр белән бергә», – диде хәзрәт.

Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100