Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Тимерҗанов - "Спорт ФМ Казань" радиосында "ГТО-шоу" кунагы
Шулай ук «Фанатеем» сәхифәсенең премерасы көтелә, спорт психологы киңәшләрен дә тыңлап була
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Ралли-кросс буенча 3 тапкыр Европа чемпионы, кышкы трек узышларында ил Кубогы хуҗасы Тимур Тимерҗанов "Спорт FМ Казан" радиосында (91,9 ешлыкта) "ГТО-шоу" күзәтү-мәгълүмат сәгате кысаларында бүген сәгать 13.00дән 14.00гә кадәр чыгыш ясый .
Моннан тыш, сәгать кысаларында «Фанатеем» сәхифәсенең премьерасы көтелә, балаларын спорт секцияләренә йөртергә теләгән ата-аналар өчен спорт психологы киңәшләрен дә тыңлап булачак.
Искәртеп узабыз: элегрәк «ГТО-шоу» тапшыруында кунакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР КВН президенты Андрей Кондратьев, җырчы Раяз Фасыйхов, ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Александр Сладковский, РФ ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников, спорт журналисты Михаил Степанов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз