news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Тимерҗанов Сочида Россиянең боҗра буенча узышлар сериясенең 7 нче этабында катнашачак

Узышлар 13, 14 сентябрьдә була

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). 13 һәм 14 сентябрьдә Сочиның Олимпия паркындагы уникаль трассада Россиянең боҗра буенча узышлар сериясенең соңгы этап алды ярышлары була һәм анда автоспортта исемнәре танылган спортчылар үзара ярыша. Аерым алганда, анда Татарстаннан Тимур Тимерҗанов – ралли-кросс буенча күп тапкырлар Европа чемпионы да үзен сынап карарга җыена, Франциядә ул 6 нчы урында иде. Әлеге 7 нче этапта 2013 елда Лада Гранта Кубогы иясе булган һәм хәзер "SMP Racing Russian Bears” командасы өчен узышучы Михаил Малеев, “Туринг-Лайт” классындагы пилотларга көндәш буларак нәкъ менә шушы зачетта былтыр вице-чемпион исемен алган Владимир Удаленков катнаша.

Туринг зачеты лидеры Михаил Грачев 1126 очко җыйган, аның артыннан бер-берсенең “үкчәсенә” басып 774 очко белән Алексей Дудукало һәм 717 очколы Артем Кабаков килә, алар, мөгаен, 2 нче урын өчен трассада “бәхәс” куптарыр. Шулай да, 3 нче урын өчен 688 очкосы булган Олег Чеботарев та ярышачак, дип ачыклык кертә Россиянең боҗра буенча узышлар сериясе матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100