news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Тимерҗанов ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында уңышсыз чыгыш ясады

Истанбулда Казан узышчысы ярымфиналдан ары уза алмады, гомум зачетта 7 позициядә калды

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Евгений Семин). Казан автоузышчысы Тимур Тимерҗанов ралли-кросс буенча дөнья чемпионатының 11 этабында уңышсыз чыгыш ясады.
Истанбул этабы нәтиҗәләре буенча Тимерҗанов SuperCars дивизионының гомум зачетында 7 позициядә калды. Ул көндәшеннән 18 очкога калыша.
Дөнья чемпионатының соңгы этабы 1,5 айдан Аргентинада уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot