news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Тимерҗанов ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында, пьедесталга бер адым кала, тукталды

Италия этабында Казан узышчысы 4 нче урынны биләде

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Семин). Казан автоузышчысы Тимур Тимерҗанов узган ял көннәрендә Италиядә тәмамланган ралли-кросс буенча дөнья чемпионатының 10 нчы этабында 4 нче урын алган. Италиядәге этап Казан пилоты чыгыш ясаучы бөтен "Peugeot-Hansen" командасы өчен уңышлы булган.

Тимерҗанов "SuperCars" дивизионында квалификация нәтиҗәләре буенча алтынчы нәтиҗә күрсәткән, үз ярымфиналын откан, шул ук вакытта аның команда буенча партнеры Тимми Хансен квалификациядә иң яхшысы булган һәм икенче ярымфинал заездында җиңгән. Нәтиҗәдә, финалда ике пилот та беренче рәттән старт алган, Хансен беренче килгән, ә Тимерҗанов өченче урынны биләгән Петер Сольбергтан 27 секундка калышып, дүртенче позициядә килгән.

Сольберг 10 нчы этап нәтиҗәләре буенча, ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында вакытыннан алда чемпион титулына лаек булган. Чемпионат тәмамланырга ике этап кала, классик ралли буенча экс-чемпионның үзен эзәрлекләүчедән 60 очкога алда бара.  Ә барлык сезон нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталындагы соңгы урыннар өчен, шул исәптән Тимур Тимерҗанов та, көрәшә ала. Ул икенче позициядән 27, ә өченчедән 19 очкога калышып, 5 нче урынны били.

"Super1600" дивизионында казанлы Тимур Шиһабетдинов ярымфинал заезды катнашучылары арасына уза алмаган, ул квалификация нәтиҗәләре буенча нибары 13 нче булган. Гомум зачетта ул 6 нчы урында, әмма 5 нче позициядән ул 22 очкога калыша һәм чемпионат призерлары өчлегенә күтерелүе икеле.

Ралли-кросс буенча дөнья чемпионатының киләсе этабы 11-12 октябрьдә Төркиядә "Стамбул-парк"та уздырылачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100