Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимур Тимерҗанов альтернатив дәрестә уңышының серләре турында сөйләячәк
Лекциядән соң, теләге булган һәркем аңа сорауларын бирә алачак, картинг клубта сертификат өчен көрәшәчәк.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 20 ноябрь көнне Казан федераль университетында ралли-кросс буенча ике тапкыр Ауропа чемпионы Тимур Тимерҗанов альтернатив дәрес уздырачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Россиядә ралли-кросс буенча чемпионат Формула-1 кебек үк танылган булмаса да, Ауропада аның популярлыгы классик раллидан ким түгел. “Ралли-кросс” нәрсә соң ул, һәм ни өчен чит илдә зур популярлык казана?
Әлеге сорауларга җавапларны, шулай ук Россиянең иң яхшы узышчыларының берсе - халыкара класслы спорт мастеры, ралли-кросс буенча ике мәртәбә Ауропа чемпионы Тимур Тимерҗановның профессиональ серләре турында аның тарафтан уздырыла торган альтернатив дәрестә ишетергә мөмкин.
Тимур Тимерҗанов автоспорттагы карьерасы, ралли-кроссның башка төр раллилардан ни белән аерылуы турында сөйләячәк, шулай ук башлап йөрүче узышчыларга киңәшләрен бирәчәк.
Лекциядән соң, теләге булган һәркем аңа сорауларын бирә алачак, картинг клубта сертификат өчен көрәшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз