Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Сөләйманов: Казан яшьләр саммиты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы чикләреннән чыкты
Казан глобаль яшьләр саммитының географиясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы географиясеннән читкә чыкты, хәзер анда БРИКС һәм АСЕАН вәкилләре дә катнашачак. ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Без инде ислам дөньясы географиясе чикләреннән чыктык. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без Казан яшьләр саммитын башлап җибәргән вакытта ук аңа, чарада фикер алыша торган мәсьәләләрнең күпләргә кызыклы булуын аңлап, «глобаль» статусын бирдек», – дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
V Казан глобаль яшьләр саммиты 26-30 августта уза. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән тыш, кунаклар арасында Көньяк Корея, Кытай, Бөекбритания һәм башка илләрнең вәкилләре дә булачак.
Хәрәкәтне оештыру турында указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координацион советын төзү турындагы указны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз