news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Сөләйманов Зәйгә эшлекле сәфәрендә балалар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә корды

Тимур Сөләйманов Зәйгә эшлекле сәфәрендә балалар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә корды
Фанур Миникаев

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Зәйгә эшлекле сәфәр белән килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Ул шәһәрнең 1нче мәктәбендә район һәм шәһәр мәктәпләре директорлары катнашында «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлегенең беренчел бүлекчәләрен үстерү мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсендә чыгыш ясады. Ул Иске Зәй бистәсе «Дуслык» яшьләр үзәгендә булды.

Тимур Сөләйманов «Энергетик» Мәдәният сараенда «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтен төзү эшендә катнашты, балалар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә корды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot