news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов Зәй яшьләре һәм балалар белән аралашты

Тимур Сөләйманов Зәй яшьләре һәм балалар белән аралашты
"Зәй хәбәрләре"

ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Зәйдә эшлекле сәфәрдә булды. Ул шәһәрнең 1нче мәктәбендә район һәм шәһәр мәктәпләре директорлары катнашында «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлегенең беренчел бүлекчәләрен үстерү мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсендә чыгыш ясады. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры катнашачак. Алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Әлеге хәрәкәт киң катлау балалар һәм яшьләрне берләштерәчәк. Кабатлап әйтәм: актив балаларны гына түгел, ә барысын да. Монда аларның һәркайсы күңеленә хуш килгән, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба ала. Шул рәвешле, без балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итәчәкбез», – ди Тимур Сөләйманов.

Берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Тимур Сөләйманов республиканың һәр районында – штаблар, ә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм башка уку йортларында махсус клублар оештырылачагы хакында сөйләде.

«Энергетик» Мәдәният сараенда Тимур Сөләйманов оештыру киңәшмәсенә килгән укучылар һәм студентлар белән үз итеп, якыннан танышып чыкты. Яңа хәрәкәт шөгыльләнәчәк тармаклар белән таныштырды.

1нче мәктәптә «Алдынгылар хәрәкәте» үз эшен башлап җибәргән инде. Аны оештыру эше белән Әлфия Кондрабаева җитәкчелек итә. «Алдынгылар хәрәкәте»нең президенты да сайланып куелган. Ул – мәктәп активисты, VIII сыйныф укучысы Камилла Хрипунова.

«Алдынгылар хәрәкәте»нә 4 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр һәм балалар керә. Һәр яшь үзенчәлегеннән чыгып юнәлешләр сайлана. Әлеге хәрәкәт кысаларында балалар һәм яшүсмерләр мультфильмнар, төрле уеннар һәм уенчыклар, җырлар, кино, интернет, блогерлар, музыка кебек юнәлешләрне сайлый ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100