news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Яшьләрне гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләргә тиешбез

Тимур Сөләйманов: Яшьләрне гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләргә тиешбез
Владимир Васильев/архив

«Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов әйтүенчә, Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында яшьләр сәясәтенә дә игътибар бирелде.

«Бер сәгатьтән артык дәвам иткән юлламада игътибар яшьләр сәясәтенә дә бирелгән иде. Яңа буын яшьләренә карата һәм, шулай ук, «Алдынгылар хәрәкәте» турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан мөһим сүзләр әйтелде. Яшьләрне гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләргә тиешбез. Шулай ук, сәләтле яшьләр белән эшләүгә дә игътибар бирелде. Эшебезне канатланып дәвам итәчәкбез», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламада яшь буынга тәрбия бирүнең бер генә көнлек эш булмавын билгеләп үтте.

«Балалар бакчаларының өлкән төркемнәре тәрбиячеләренә, мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә һәм урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортларының хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә. «Алдынгылар хәрәкәте»нең барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләренең игътибарын бу очракта формаль эш итәргә ярамавына юнәлтәм. Яшь буынны тәрбияләүгә ихлас мөнәсәбәт булганда гына без киләчәккә ышаныч белән карый алачакбыз», - диде ул.

Татарстан Рәисе фикеренчә, балада ватанпәрвәрлек хисе, рухи-әхлакый хәзинәләргә тугрылык, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. «Гаиләнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә гаиләдә халкыбызга хас булган җиргә, туган йортка мәхәббәт, тугрылык һәм үзара хөрмәт, эш сөючәнлек һәм җаваплылык кебек сыйфатларга нигез салына», - диде ул еллык юлламада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100