Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Сөләйманов яшьләр форумында: Минемчә, бу көч өсти торган күренеш
Казанда кичә башланып киткән «Милли җыен» кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы оештырылды. Чарада катнашучыларга Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов та сәламләүләрен ирештерде.
«Барыгызны да котлыйм. Ниһаять, җыелдык, кайттыгыз мәркәзебез Казанга. Минемчә бу көч өсти торган күренеш, аеруча Республика көне алдыннан. Секцияләр кысаларында да эш уңышлы һәм файдалы булуына ышанам. Бер-беребезне аңлап, яңа инициативаларга һәм планнарга юл тотыйк. Аллага шөкер, барлык инициативалар ярдәм күрә. Мин соңгы 3 ел дәвамында «Алдынгылар хәрәкәтен» җитәклим һәм стратегиянең 12 пунктына, туган тел буенча 13нче юнәлешне өстәдек», — ди ул.
- Форумга килүче иң зур делегация — Башкортстан яшьләре, диделәр. Аннан 19 делегат катнаша. Ә чит илдән килүче иң олы делегация — 15 кешелек Казахстан делегациясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз