Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Сөләйманов: Үзгәрми торган кыйммәтләр бар – татар теле һәм изге Биләр туфрагы
Биләрдә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» тәмамланды. Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерде. Бу хакта «Сәләт» үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ябылу тантанасында, гадәттәгечә, катнашучыларга югары абруйларын тану йөзеннән «Сәләт»нең III дәрәҗә көмеш 8 таҗлы йолдызы һәм «Сәләт» берләшмәсенең ныгуына зур өлеш керткәннәре өчен «Сәләт»нең II дәрәҗә алтын 8 таҗлы йолдызы, ә активистларга хезмәтләрен тану йөзеннән өлгергәнлекне символлаштыра торган шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды.
Аларны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов бүләкләде.
«Монда булу искиткеч рәхәт. Җанга ниндидер гаҗәеп җылылык бөркелә — ул, әлбәттә, сездән килә. Дөнья түгәрәк икән: монда мин беренче тапкыр Әдип Әлмир белән 10 яшемдә килгән идем. Еллар үтсә дә, без Биләргә кайтуны дәвам итәбез. Мин ел саен кайтам. «Сәләт» — зур бер җиһан, ул һәрвакыт үсештә. Бәлки берничә елдан сез монда башка дәрәҗәдә булырсыз. «Сәләт»не башкача үстерерсез. Шулай да ел саен үзгәрми торган кадерле кыйммәтләр бар: татар теле һәм изге Биләр туфрагы. Бергә булыйк, бердәм булыйк һәм барысына да рәхмәтле булыйк!» - диде Тимур Сөләйманов.
Cмена программасы үз эчендә алты юнәлешне (иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, тамырлар, экология һәм лидерлык) колачлады. «Һөнәрләр Биләр Форум» катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык булды. Һәр юнәлеш эчендә лабораторияләр эшләде. Аларның нәтиҗәсе буларак катнашучылар үзләре җитештергән, булдырган продуктларны тәкъдим итте.
Катнашучыларга Россия, Татарстан күләмендә танылган белгечләр белем бирде. Форумда халыкара дәрәҗәдәге остазлар да кунак булды. Ислам археологиясе өлкәсендәге фәлсәфә докторы, Мисыр Гарәп Җөмһүриятенең Туризм һәм борынгы истәлекләр министры аппаратының Институциональ үсеш бүлеге белгече Әхмәд Мөхәммәт Салахәлдин Габделсәлам Бахнаси «Биләр. Тамырлар» проекты катнашучылары белән очрашты. Ул археологиядә, тарихны өйрәнүдә беренче адым ясаучыларга киңәшләрен бирде.
«Стратегик хезмәттәшлек төркеменә бу очрашуны югары дәрәҗәдә оештырган өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бай һәм саллы тарихлы Биләр җиренә аяк басуыма бик шатмын. Мин биредә элеккеге цивилизация рухын тойдым, үзем өчен күп яңа мәгълүмат тупладым. Сезнең җир асты байлыкларыгызның да гаять күп булуына шаккаттым — илнең генә түгел, бөтен борынгы цивилизациянең куәтенә инандым. Бу лагерьда кунак булу - минем өчен зур дәрәҗә. Бар нәрсә дә дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган: барысы да тәртип белән, оешкан төстә бара. Мин балаларның күзләрендәге кызыксынуны күрдем, аларның археологиягә һәм тарихка тартылуын тойдым. Бу очрашуны оештыру — «Сәләт»нең тарихны һәм археологияне фәнни нигездә тирәнтен өйрәнү теләгенең ачык дәлиле. Үз тамырларыңа кайту, үткән цивилизацияләрне өйрәнү юнәлешендәге бу эшегез алга таба да дәвам итәр дип ышанам. «Сәләт» - балаларның киләчәген тудыра», - диде Ислам археологиясе өлкәсендәге фәлсәфә докторы, Мисыр Гарәп Җөмһүриятенең Туризм һәм борынгы истәлекләр министры аппаратының Институциональ үсеш бүлеге белгече Әхмәд Мөхәммәт Салахәлдин Габделсәлам Бахнаси.
Сүз уңаеннан, форумның һәр сменасында Биләр тарихы буенча республикакүләм «Тамырлар» олимпиадасы да оештырылды. Җиңүчеләргә төрле номинацияләрдә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Быел «Биләр форум» кысаларында өч смена («Алдынгылар Биләр Форум», «Сәләт Биләр Форум», «Һөнәрләр Биләр Форум») узды. Анда барлыгы 4 мең 600гә якын кеше катнашты. Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре ярдәме белән уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз