Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Сөләйманов: Җәй балалар өчен файдалы узарга тиеш
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов җәен балалар, яшүсмерләр өчен бихисап күп чаралар узачагын әйтте. Ял итеп кенә калмыйча, алар үз ишегалларында төрле ярышлар да оештыра алачак. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде. «Җәй балалар өчен файдалы узарга тиеш», – диде.
«Җәй ул – тыгыз аралашу чоры, балаларның үзара, төрле буыннар белән аралашып яшәве мөһим. Барыбыз да гаджетларны читкә кую кирәклеген аңлыйбыз, ләкин моның өчен шартлар тудырырга кирәк. Республикада андый шартлар бар: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте контролендә бик яхшы инфраструктура булдырылган», – диде.
Тимур Сөләйманов «Бию» яшүсмерләр дискотекасын мисалга китерде. Татарстан районнарында ул атна саен уздырыла, аларга инде 16 мең кеше килеп биегән, шунда ук мастер-класслар да үтә. «Яшүсмерләр биюче генә түгел, оештыручы да, үзләре диджей, алып баручы да. Кама Тамагында дискотека үтте. Биергә оныклары белән килүчеләр дә булган. Рәхәтләнеп бергә биегәннәр», – диде.
Тимур Сөләйманов җәен мәктәп яны, стационар, чатыр лагерьларында төрле сменаларда 200 меңнән артык бала ял итәчәген әйтте. Яшел Үзән районында яңа «Мечта» лагере ачылганын искәртте. «Алдынгылар хәрәкәте» өчен 100 профильле смена оештырылып, анда 13 меңләп бала катнашачак. «Фәнни сменалар бар. Талантлар университеты белән берлектә, «Алдынгылар вакыты: новаторлар» фәнни сменасы, «Планетаны сакла» экологик сменасы, 17нче июньнән 4 нче июльгә кадәр «Костер» лагеренда «Илне ач» патриотик сменасы үтәчәк. Катнашучылар Татарстан буенча үзләренең туристик маршрутларын төзиячәк. Әлеге сменаларга заявкалар кабул ителә», – дип сөйләде.
Лагерьларга бара алмаган балалар үз ишегалларында төрле чаралар үткәрә алачак. «Безнең ишегалды уеннары» проекты турында сүз бара. Ул Бөгелмә, Буа, Алабуга, Лениногорск, Яшел Үзән, Тәтеш, Чистай, Түбән Кама районнарында гамәлгә ашырылачак. «Ишегалларында 10-14 көнлек сменалар узачак. 31нче августка кадәр ишегалды уеннары уздырырга җыенабыз. Өлкән сыйныф укучылары – яшүсмерләр вожатыйлар булачак. Алар кечерәк балаларны куышлы, качышлы, туп белән бәреп чыгару һәм башка уеннарга җәлеп итәчәк», – диде Тимур Сөләйманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз