news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Татарстанда һәр яшь гаилә социаль ипотекага фатир алуга гариза бирә ала

Татарстанда торак шартларын яхшырту өчен «Яшь гаилә» уникаль программасы гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бюджет тармагында эшләүчеләр генә түгел, ә яшь гаиләләргә дә бирелә. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

«Программа уникаль, илдә мондый программа юк. <...> Бу программа буенча ир белән хатынның икесенә дә 35 яшь булу мәҗбүри түгел. Элек бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә социаль ипотекага дәгъва итә ала иде, бүген гаиләле, хәтта эшмәкәр булган яшь кеше торак шартларын яхшыртуга гариза бирә ала», - дип аңлатты ведомство җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, программа татарстанлылар арасында популяр. 2 меңнән артык яшь гаилә әлеге программа буенча торак шартларын яхшыртырга теләп гариза биргән, 1300 гаилә торак алган. Катнашучыларга үз чиратларын уртача 1,5-2 ай көтәргә туры килә. Мисал өчен, берничә көн элек Чаллыда 30 яшь гаилә фатир ачкычы алды.

Сөйләманов сүзләренчә, көнбатыш санкцияләре һәм чит ил компанияләренең илдән китүенә карамастан, программа шартларында әлегә үзгәрешләр көтелми.

«Бүгенгә бу программага үзгәрешләр кертү өчен алшартлар юк. Бу программа буенча торакның кв.метры 56 200 сум һәм кимрәк. Торак кереп яшәрлек итеп тапшырыла», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100