news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сөләйманов Татарстанда балалар лагерьларына юллама бәясен арттырмау мөмкинлеген аңлатты

Татарстанда балалар ялын оештыруга өстәмә бүлеп бирелгән 327 млн сум киләсе елда балалар лагерьларына юлламаларга бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

«Балалар ялын оештыру берничә өлештән тора. Беренчедән, ел саен азык-төлеккә, көнкүреш химиясенә, лагерьларны карап торуга бәяләр арта. Шуңа күрә ел саен билгеле бер индексация узарга тиеш. Өстәмә чаралар юлламаларга бәяләр үсешен акрынайту өчен кирәк. Алар барыбер киләсе елда артачак, әмма сизелерлек азрак булачак», - дип аңлатты ул.

Сөләйманов ачыклык керткәнчә, лагерьның һәр төре өчен баланың тәүлек буе яшәү бәясе билгеләнгән. Әгәр дә министрлык тарафыннан билгеләнгән бәя базар дәрәҗәсеннән нык аерылса, ул вакытта юлламаны сатып алучылар буларак, өстәмә йөкләнеш ата-аналарга төшә. Өстәмә акча ял итү һәм аны оештыручыларга түләүнең базар бәясенә туры китерү мөмкинлеге бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot