Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Сөләйманов: Согуд Гарәбстанында очрашуда Татарстан Рәисенең ролен билгеләп үттеләр
Согуд Гарәбстанында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы вәкилләре белән очрашу вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне җайга салудагы роле берничә тапкыр билгеләп үтелде. Бу хакта «Татар-информ»га РФ делегатларыннан берсе булган ТР Рәисе ярдәмчесе, ТРда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Очрашу нәтиҗәләре буенча Казанда Ислам яшүсмерләр уеннарын әзерләү буенча юл картасы төзелде, ул, шул исәптән, 2026 елның апрелендә Багдадта узачак Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре Яшьләр һәм спорт министрлары конференциясе эшендә Татарстан Республикасы делегациясенең катнашуын күздә тота. Очрашу барышында чит ил коллегалары тарафыннан Рөстәм Нургалиевичның [Миңнехановның] Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен ныгытудагы төп роле һәм шәхси өлеше берничә тапкыр билгеләп үтелде», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Сөләйманов үзе Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре урынбасары Мөхәммәд Текая һәм Яшьләр сәясәте һәм спорт департаменты директоры Маига Бубакари белән очрашты. Алар белән ул «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы, 2026» халыкара программасы кысаларындагы чаралар комплексы һәм 2027 елда Казанда «Ислам яшүсмерләр уеннары» халыкара ярышларын әзерләү планын фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз