news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов «Сәләт»кә татар телен белмәгән балаларны алуның сәбәбен әйтте

«Сәләт»нең максаты татарча белгән балалар өчен генә ябык мәйданчык ясау түгел, ди министр.

Тимур Сөләйманов «Сәләт»кә татар телен белмәгән балаларны алуның сәбәбен әйтте
Салават Камалетдинов

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов «Сәләт» форумнарына татар телен камил дәрәҗәдә белмәгән балаларның да килүенә аңлатма бирде. 

«Сәләт» миссияләренең берсе – татар теле өчен мохит булдыру. Балалар арасында кемдер татарча әйбәт сөйли, кемдер аңлый гына. Татар телен камил белмәгән балалар да бик күп килә. Ул мохиткә эләккәч, балада телгә карата кызыксыну уяна. Бала «Сәләт» җырлары аша да яңа сүзләр өйрәнә башлый. Бу – бик көчле мотивация», – диде министр.

Аның сүзләренчә, татар телен белүне катгый кагыйдә итеп кертү телне өйрәнүгә кызыксындыру уятмый. 

«Сәләт»нең максаты татарча белгән балалар өчен генә ябык мәйданчык ясау түгел. Татарча белгән бала җиде көн татарча гына сөйләшсә, аның телне белү дәрәҗәсе үзгәрми, әмма җиде көндә балада телгә кызыксыну уятып була. Бу очракта татар теле чикләүче фактор булмый. «Сәләт» татар теле мәҗбүри атрибут булган мохит түгел. Монда формат башка», – диде ул. 

 Министр сүзләренчә, татар телен белү шарт булган аланнар да бар – «Раушан» аланы. Ул әйдаманнар өчен татар телен белүнең шарт булуын да искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100