Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Сөләйманов сайлауларда катнашты: Битараф булмагыз, киләчәгебез өчен тавыш бирегез
Бүген IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар башланды. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов 136 нчы номерлы рус-татар гимназиясендә үз тавышын бирде, дип хәбәр итә «Идел» журналы редакциясе.
«Бу көнне булган үзгәрешне, әлбәттә, һәр яшь кеше күрә, тоя, яңа яшьләр үзәкләре, спорт мәйданчыклары, кызыклы форумнар, чаралар – барысының максаты – яшьләргә мөмкинлек булдыру. Аллаһка шөкер, безнең илебездә, республикада мөмкинлекләр күп, аларны куллана белергә кирәк. Битараф калмагыз – килегез. Тотрыклы үсешне саклау өчен һәрберебез илебезнең үсешендә катнашырга тиеш. Киләчәк өчен тавыш бирегез!» – диде ул.
- Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз