news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Сайлауга җаваплы мөнәсәбәт балачакта тәрбияләнә

Балачакта эшләнә торган кечкенә сайлаулардан тавыш бирүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаша. Бу хакта Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов әйтте.

Ул сайлау участогына Казан Кремлендә хәрәкәтнең багышлау тантанасында хористларның берсе – беренче тапкыр тавыш бирүче Никита белән килгән.

«Бу гадәт, мөһимлеккә мөнәсәбәт… Ул балачактан, мәктәп эскәмиясеннән, бәлки, иртәрәк тә формалашадыр. Синең тирәдә булган әйберләр өчен җаваплы икәнеңне аңлыйсың», – ди Тимур Сөләйманов.

«Көндәлек вак кына сайлаулардан җаваплы мөнәсәбәт барлыкка килә. Синең тавышың, катнашуың – һичшиксез, зур илебез сайлаган юлның бер өлеше дигән аңлау формалаша». – дигән фикердә Татарстан Рәисе ярдәмчесе.

Сөләйманов «Беренчеләр хәрәкәте»нең 5 меңгә якын катнашучысы өчен бу беренче сайлаулар булуын һәм алар, һичшиксез, сайлауда катнашуына, ә калганнар сайлау участокларына гаиләләре белән килүенә ышанычын белдерде.

  • «Татар-информ» Татарстанның «Беренчеләр хәрәкәте» республиканың беренче тапкыр тавыш бирүчеләре белән очрашты дип хәбәр иткән иде.
  • Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлый ала.
  • Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100