news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Сөләйманов: Республикабыз тагын да үссен өчен яңа буын дөрес тәрбия алырга тиеш

Тимур Сөләйманов: Республикабыз тагын да үссен өчен яңа буын дөрес тәрбия алырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2026 елга Дәүләт Советына еллык юлламасы турында фикерләре белән уртаклашты.

Ул юлламада яңгыраган төп бурычларның берсе – республикада патриотик тәрбия бирү юнәлешен үстерү булуын искәртте.

«Юлламада патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелгән иде, бу аеруча мөһим. Чөнки бүгенге уңыш саклансын, республикабыз тагын да үссен, алга барсын өчен яңа буын, безнең яшьләребез дөрес тәрбия алырга, үз юнәлешен табарга тиеш. Минемчә, бүген яңгыраган төп фикер – традицион кыйммәтләрне саклау һәм бүген булган уңышны дәвамлы итү», – диде ул.

Тимур Сөләйманов республика алга барсын өчен барлык өлкәләр дә тулы көченә эшләвен билгеләп узды.

«Бик күп бурычлар куелды, нәтиҗәләр ясалды. Һәрбер нәтиҗә башында әлбәттә, кешеләр тора, бүген укытучыларга, хәрбиләргә, төрле өлкәдә хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Республикабыз алга барсын өчен барлык өлкәләр дә тулы көченә эшли, хезмәт куя», – дип билгеләп узды ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot