news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов Равил Һади турында: Татар җанлы, милләтне саклауга көч куйган шәхес иде

«Төрле өлкәләр белән кызыксынды — тарих, татар әдәбияты һ.б. Шуңа күрә дә сәлкешләр белән һәрвакыт уртак тел таба иде», - диде министр.

Тимур Сөләйманов Равил Һади турында: Татар җанлы, милләтне саклауга көч куйган шәхес иде
Солтан Исхаков/архив

Татарстанның Яшьләр эшләре министры, «Сәләт»нең элекке башкарма директоры Тимур Сөләйманов «Сәләт»кә нигез салучыларның берсе, галим һәм педагог Равил Һадины татар җанлы, милләтне саклауга күп көч куйган шәхес булуын әйтте.

«Татар җанлы, милләтне, телне, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм яшь буынга мирас итеп калдыру өчен күп көч куйган шәхесебез китте. Барыбыз өчен дә зур югалту бу. Остазыбыз, зур хөрмәткә лаек шәхес иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тимур Сөләйманов әйтүенчә, Равил Һади «Сәләт» белән бергә беренче көннән үк булган. «Төрле өлкәләр белән кызыксынды — тарих, татар әдәбияты һ.б. Шуңа күрә дә сәлкешләр белән һәрвакыт уртак тел таба иде. Шәхсән үзем бик тә Равил абыйның мантыйк дәресләрен ярата идем. Аның балалары да хәрәкәттә актив катнашты — башта сәлкеш, соңрак әйдаман булып эшләделәр», - диде ул.

Искәртеп үтик, Равил Һади бүген төнлә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100